Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Петербург шәһәрендә якташыбыз - язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу көтелә

Санкт-Петербург шәһәренең М.В. Ломоносов исемендәге үзәк район китапханәсендә 22 майда әдәби кичә була, дип хәбәр итә Санкт-Петербург татарлары порталы.

Татар әдәбиятына багышланган кичәнең кунагы -Татарстанның танылган журналисты һәм язучысы, «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина. Биредә язучы белән әңгәмә, сорауларга җаваплар, фикер алышу һәм аның әсәрләреннән өзекләр уку көтелә.

Кичәнең икенче өлеше «Әдәби марафон» финалистларын хөрмәтләүгә багышланачак. Бу искиткеч проект 2017 елда старт алды, ул квартал саен үткәрелә. Биредә татар телендәге текстларны уку һәм татар әдәбиятын популярлаштыру максатыннан социаль челтәрләрдә бу темага материаллар урнаштыру күз алдында тотыла.

Очрашу 22 майда кичке сәгать 6да башлана, керү ирекле, диелгән хәбәрдә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/peterburg-saharenda-yazucy-golsina-galimullina-belan-ocrasu-kotela-5887851

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев