Районда лейкоз белән хуҗалыклардагы терлекләрнең 3 процентка якыны авырый
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2017 елны республикада мөгезле эре терлекләрдә лейкозга каршы көрәш елы дип игълан итте. Бу уңайдан Саба районы ветеринарлары да районда лейкозга каршы көрәш һәм профилактика чараларын көчәйтергә планлаштыра. "Районда лейкоз белән хуҗалыклардагы терлекләрнең 3 процентка якыны авырый. Әмма шәхси хуҗалыкларда да андый проблема...
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2017 елны республикада мөгезле эре терлекләрдә лейкозга каршы көрәш елы дип игълан итте. Бу уңайдан Саба районы ветеринарлары да районда лейкозга каршы көрәш һәм профилактика чараларын көчәйтергә планлаштыра. "Районда лейкоз белән хуҗалыклардагы терлекләрнең 3 процентка якыны авырый. Әмма шәхси хуҗалыкларда да андый проблема бар. Лейкозлы сыер асраучыларга карата таләпчәнлекне нык көчәйтәсе була",- ди ветеринария берләшмәсе начальнигы Айзат Шәйхуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев