Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә минималь хезмәт хакы арта

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елда минималь хезмәт хакын 18,5 процентка — 19 мең 242 сумга кадәр арттыру турында федераль законга кул куйды.

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елда минималь хезмәт хакын 18,5 процентка — 19 мең 242 сумга кадәр арттыру турында федераль законга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган.

2024 елдан минималь хезмәт хакын арттырудан тыш, яңа закон 2025 елдан башлап минималь хезмәт хакы һәм медиана хезмәт хакы нисбәте 48 проценттан түбән булмаска тиешлеген күздә тота (хәзер бу күрсәткеч 42 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән).

Законны кабул итү якынча 4,8 млн хезмәткәрнең хезмәт хакын арттыруны тәэмин итәргә тиеш. Минималь хезмәт хакын арттыруны элегрәк Россия лидеры үзе кушкан иде.

Дәүләт Думасы законны 16 ноябрьдә кабул итте. Федерация Советы аны 22 ноябрьдә хуплады.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-minimal-xezmat-xakyn-185-procentka-arttyru-turynda-zakonga-kul-kuidy-5879652

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев