Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Россиялеләргә «бай» тормыш өчен аена 393 мең сум акча кирәк

Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда шундый саннар әйтелгән.

Россиялеләр «бай» тормыш алып бару өчен айлык керем 393 330 сумнан башланырга тиеш дип саный. Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда шундый саннар әйтелгән. Тикшеренүдә 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 россияле катнашкан.

Күрсәткеч төбәккә карап үзгәрә. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта аена 547 113 сум, миллионлы шәһәрләрдә – 420 711 сум, авылларда 294 554 сум хезмәт хакын байлык дип саныйлар. Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, сораштырылучыларның 4 проценты гына үзләрен бай дип саный һәм бишенче өлеше генә хыялдагы суммасына ирешә ышана.

Сораштыру күрсәткәнчә, ир-атлар һәм яшь буын байлыкны ирешерлек максат итеп кабул итә һәм уңышка ирешәчәгенә ышана, ә өлкән буын моны ирешеп булмаслык хыял дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyalelarga-bai-tormys-ocen-aena-393-men-sum-akca-kirak-5926391

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев