Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә кайсы һөнәр ияләренә эш табу җиңелрәк булуы ачыкланды

Квалификациясе булмаган эшчеләр иң озак эш эзләүчеләр рәтенә керә.

Россиядә кайсы һөнәр ияләренә эш табу җиңелрәк булуы ачыкланды. Бу турыда РИА-Новости яза.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында мәшгульлек хезмәте ярдәме белән медицина хезмәткәрләре тизрәк эш таба алуын әйттеләр. Ведомствода табиблар, шулай ук урта звено медицина персоналы турында сүз баруына ачыклык керттеләр.

Ихтыяҗ буенча икенче урында төзелеш, азык-төлек, агач эшкәртү, текстиль һәм тегү сәнәгате, электротехника һәм электроника, металл эшкәртү һәм машина төзелеше производствосында эшли ала торган квалификацияле эшчеләр тора.

Лидерлар өчлеген гражданнарны һәм милекне саклау белән шөгыльләнүче хезмәтләр төгәлли. Ә квалификациясе булмаган эшчеләр иң озак эш эзләүчеләр рәтенә керә.

Фото: Регина Гумарова/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев