Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә яшәүчеләр акчасын спиртлы эчемлекләр белән тәмәке сатып алуга кызганмый башлаган

Россиядә яшәүчеләр акчасын техника, спиртлы эчемлекләр белән тәмәке сатып алуга кызганмый башлаган. Бу - Nielsen халыкара тикшерү компаниясенең нәтиҗәләре. Тикшерүдә кат­нашу­чы­ларның 68 проценты, акчаны әрәм-шәрәм итмибез, дип белдергән. Ел­ның беренче кварталында андыйлар 1 процентка кү­б­рәк булган. Тәмәке сатып алырга акчасын кызганучылар, ки­ресенчә, кимегән: моңа кадәр андыйлар 17 процент булса, хәзер...

Россиядә яшәүчеләр акчасын техника, спиртлы эчемлекләр белән тәмәке сатып алуга кызганмый башлаган. Бу - Nielsen халыкара тикшерү компаниясенең нәтиҗәләре. Тикшерүдә кат­нашу­чы­ларның 68 проценты, акчаны әрәм-шәрәм итмибез, дип белдергән. Ел­ның беренче кварталында андыйлар 1 процентка кү­б­рәк булган.

Тәмәке сатып алырга акчасын кызганучылар, ки­ресенчә, кимегән: моңа кадәр андыйлар 17 процент булса, хәзер - 13 процент. Электротехниканы сатып алырга акча юк, дип зар елаучылар да азайган: беренче кварталда алар 43 процентны тәшкил иткән булса, хәзер 38 процентка калган. Икътисадый кризис, дип арзанлы спиртлы эчемлекләр эчүче­ләр саны 30 проценттан 24 процентка калган. Зур кибет җитәкчеләре дә, бу төр продукциягә ихтыяҗ ки­мемәде, дип белдерә.


Кешеләр яңа кием-салымга акчасын кысыбрак тота икән. Ел башында андыйлар 50 процент булса, хәзер 6 процентка арткан. Моннан тыш кешеләр күңел ачуга да акчасын тотмаска тырыша, арзанрак ризык белән тук­лануны кулай күрүчеләр байтак.


"2014 елның азагы - 2015 елның башында чит ил валюталарының кыйммәт­ләнүеннән соң хәзер хәлләр бераз булса да тотрыкланды, бәяләр котырып үсми, кешеләр икътисадый кризиска күнегә башлады. Моннан тыш Җиңү көнен бәйрәм итү халыкның игътибарын читкә юнәлтте, кешеләрнең күңелләрендә патриотик хисләр уятты, барысы да яхшы бит әле, дигән фикер белән яши башлады", - дип аңлата халыкара тикшерү компания­сенең Россиядәге директоры Илона Лепп.

("Ватаным Татарстан", /№ 105, 22.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X