Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләргә беренче паспорт белән бергә Конституция нөсхәсен дә тапшырачаклар

Үзгәрешләр 14 яше тулган россиялеләргә, шулай ук Россия гражданлыгы алучы чит ил кешеләренә кагылачак.

Беренче тапкыр паспорт алучы россиялеләргә аның белән бергә Конституция нөсхәсен дә тапшырачаклар. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин РФ гражданины паспорты турындагы Нигезләмәгә шундый үзгәреш керткән.

Әлеге карар 1 июльдән үз көченә керәчәк. Үзгәрешләр 14 яше тулган россиялеләргә, шулай ук Россия гражданлыгы алучы чит ил кешеләренә кагылачак.

Хөкүмәттә фаразлауларынча, кабул ителгән карар «патриотик тәрбия дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк, шулай ук Россиянең дәүләт символикасына карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга ярдәм итәчәк».

Россия Президенты Владимир Путин илнең Төп законын беренче паспорт белән бергә тапшыру мөмкинлеген карарга кушкан иде. Әлеге инициатива Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашуда яңгырады. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев