Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия студентлар көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика халкын бүген билгеләп үтелә торган Россия студентлар көне белән котлады.

 

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия студентлар көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Укуын тәмамлаган һәм бүгенге көндә белем алуын дәвам итүче һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәм! Студент еллары - уку вакыты гына түгел, шәхес буларак формалашу, якты идеяләр туу чоры да», - дип искәртте ТР Рәисе MAX мессенджерында.

«Күп кенә күренекле галимнәр, сәясәтчеләр һәм сәнгать эшлеклеләре үз юлларын нәкъ менә безнең югары уку йортларында башлады», – дип өстәде ул.

Республика җитәкчесе шулай ук видеоролик урнаштырды, анда хәзерге Татарстан территориясендә югары уку йортларында белем алган төрле өлкәләрдәге күренекле вәкилләр санап үтелә.

ТР Рәисе Лев ТолстойВладимир Ульянов-ЛенинАбдулла АлишМихаил СимоновСергей АксаковСтанислав ГоворухинСофья ГобәйдуллинаМинтимер Шәймиев һәм Марат Хөснуллинны искә алган.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnixanov-pozdravil-tatarstancev-s-dnem-rossiiskogo-studencestva-5917892

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев