Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

Акциянең беренчел нәтиҗәләрен киләсе елның апрелендә ясаячаклар, соңгы нәтиҗә 2022 ел ахырына кадәр билгеле булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халык санын алуда катнашты. Моның өчен республика җитәкчесе күп функцияле үзәктә исәпкә алу участогында булды. 

«Бөтенроссия халык санын алуда катнаштым! Моны күп функцияле үзәктә, „Дәүләт хезмәтләре“ порталында эшләргә яки исәпкә алучының өйгә килгәнен көтәргә мөмкин», — дип язган Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда стационар исәпкә алу участоклары оештырылган, шул исәптән күп функцияле үзәктә дә. Акциянең беренчел нәтиҗәләрен киләсе елның апрелендә ясаячаклар, соңгы нәтиҗә 2022 ел ахырына кадәр билгеле булачак.

Элегрәк җанисәп кампаниясендә Россия Президенты Владимир Путин һәм илнең Премьер-министры Михаил Мишустин катнашты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев