Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руль артына исерек хәлдә утырганнар

ЮХИДИ бүлекчәсе  биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, районыбыз юлларында февраль  аенда 4 йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә  тоткарланган.

  Аларның барысына беркетмә төзелсә дә, судка  өч материал гына җибәрелгән. Чөнки 8 февральдә Сабада административ  җаваплылыкка тартылган Балтач районы егете,  өенә кайткач, гомерен   фаҗигале рәвештә  чикли. Исерек йөртүчеләрнең икесе – үз районыбыз ир-егетләре. Берсе –20 февральдә “Җиделе” белән тоткарланганы Мичәнбашныкы, “Лада” автомобилен  йөрткәне  – Сабаныкы. Юл-патруль хезмәте 26 февральдә тагын берсен – “Рено-Логан” руле  артына  аек булмаган хәлдә утырган  Әлмәт кешесен тоткарлый. Аларга  30 мең сум күләмендә штраф түләргә  һәм  ел ярым машина  йөртүдән тыелып торырга  туры  киләчәк. Штрафны вакытында   түләмәсәң, суд шуның өстәвенә арест та билгеләргә  мөмкин. Быел 5 бурычлыга әнә шундый  җәза  кулланылган. Өстәмә рәвештә штрафны 21 йөртүче түләгән.

фото источник

 https://yandex.ru/images/search?text=%D0%BF%D1%8C%D1%8F%D0%BD%D1%8B%D0%B9%20%D0%B7%D0%B0%20%D1%80%D1%83%D0%BB%D0%B5%D0%BC%20%D0%BA%D0%B0%D1%80%D1%82%D0%B8%D0%BD%D0%BA%D0%B8%20%D1%81%D0%BE%D1%86%D1%80%D0%B5%D0%BA%D0%BB%D0%B0%D0%BC%D0%B0&lr=43&p=3&pos=154&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Favatars.mds.yandex.net%2Fget-zen_doc%2F1567507%2Fpub_5cae2a5fd8c0db00ae68063c_5cae2b839185c100b3b723a5%2Fscale_1200

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев