Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба мәчетендә гает намазы укылды

Җәмәгать мәчеткә иртәнге намазга җыелды

 Иртәнге намаздан соң мәчет имамнары Илдар хәзрәт Яхъя, Алмаз хәзрәт Гаянов вәгазь сөйләделәр, Коръән укып, дога кылынды  Гает намазы укылганнан соң, җәмәгать бер-берсен бәйрәм белән котлады. Тоткан уразаларның, изге айда кылган барлык гамәлләрнең кабул булуын сорап, йөзләгән куллар догага күтәрелде. 

Бәйрәм намазына килүчеләргә мәчет биләмәсендә учакта пылау әзерләнде, чәй кайнатылды. Һәркемнең нияте, уе бер иде бу мизгелләрдә: изге гамәлләребезне Аллаһ кабул кылсын, киләсе Рамазанны да исән имин каршы алырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев