Саба районы пенсионерларына 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләп бетерелде
Яңалыклар

Саба районы пенсионерларына 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләп бетерелде

Саба районында, өйләрендә туры кил­мәгәннәрне исәпләмәгәндә, пенсионерларга 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләп бетерелде. Банк счетларыннан һәм карталардан пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акча күчерелде, ә почтадан график буенча китерелде. Пенсия фондыннан сабалыларга түләнгән өстәмә акча күләме 30145000 сум тәшкил итте. Моннан тыш эшләмәүче...

Саба районында, өйләрендә туры кил­мәгәннәрне исәпләмәгәндә, пенсионерларга 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләп бетерелде. Банк счетларыннан һәм карталардан пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акча күчерелде, ә почтадан график буенча китерелде. Пенсия фондыннан сабалыларга түләнгән өстәмә акча күләме 30145000 сум тәшкил итте. Моннан тыш эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 1 февральдән 5,4 процентка индексацияләнә.


Нет комментариев