Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба теннисчылары сынатмый

23-26 февраль көннәрендә Казан шәһәренең "Бокс һәм өстәл теннисы узәге"ндә 2005 елгы һәм аннан да яшьрәк кызлар, малайлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Әлеге ярышлар шәхси, парлы, катнаш разрядларда уткәрелде. Бу ярышларда безнең Саба муниципаль районы командасы да чыгыш ясап, күп кенә призлы урыннарны алдылар. Шулар арасында: республика этабында, кызлар...

23-26 февраль көннәрендә Казан шәһәренең "Бокс һәм өстәл теннисы узәге"ндә 2005 елгы һәм аннан да яшьрәк кызлар, малайлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Әлеге ярышлар шәхси, парлы, катнаш разрядларда уткәрелде.
Бу ярышларда безнең Саба муниципаль районы командасы да чыгыш ясап, күп кенә призлы урыннарны алдылар. Шулар арасында:
республика этабында, кызлар арасындагы шәхси разрядта Камилла Шиһапова 3 урынны, малайлар арасында Газиз Дәүлиев һәм Гадел Вәлимөхәммәтов 3 урынны яуладылар. Шулай ук, парлы разрядта да, малайлар арасында Гадел Вәлимөхәммәтов һәм Руслан Ледяев дуэты 2 урынны, ә кызлар арасында Камилла Шиһапова, Казан кызы Саида Шарипова белән бергә 2 урынга, катнаш разрядта Газиз Дәүлиев һәм Камилла Шиһапова дуэты 3 урынга лаек булдылар.
Авыл районнары буенча: кызлар арасында Камилла Шиһапова - 1, Илсияр Кәримуллина - 2 урынны яуладылар.
Малайлар арасында пьедесталның 3 баскычы да безнең район вәкилләре иде: Газиз Дәүлиев - 1, Гадел Вәлимөхәммәтов - 2, Руслан Ледяев - 3 урында.
Тренерлары Ф.У.Исмаилов, Х.Ф.Исмаилов, М.М.Карамышев.
Команданы һәм тренерларны әлеге жиңүләр белән тәбрик итәбез. Саулык һәм тагын да зур жиңүр теләп калабыз.


Лилия Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев