Сабада балалар бакчасында тәрбияләнүче  нәни райондашларыбыз өчен бәйрәм чарасы узды [ фоторепортаж]
Яңалыклар

Сабада балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни райондашларыбыз өчен бәйрәм чарасы узды [ фоторепортаж]

Бәйрәм Саба урта мәктәбе стадионында узды.

Бүген Балаларны яклау көне уңаеннан, районыбызның 30 балалар бакчасында тәрбияләнүче 120 нәни райондашыбыз өчен бәйрәм чарасы узды. 

Балалар рәхәтләнеп күңел ачты - "Күңелле стартлар" уены уздырылды, чарада музыкаль бәйгеләргә дә урын бар иде. 

Бүләкләү тантанасында ЮХИДИнең административ  практика инспекторы Гөлгенә Гаянова, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы  Гүзәл Ягәфәрова, мәгариф идарәсе белгече Луиза Гомәрова катнашты.

Альберт Бадыйков фотолары.


Нет комментариев