Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабага грипп килә: районга 1700 дозалык "Гриппол" препарат кайтарылган

Кичә салкынайтты, димәк, суык тидерү сезоны җитте. Районда ОРВ белән авыручылар бар икән инде. Ә грипп белән чирләмәс өчен вакытында прививка ясатырга кирәк. Районда "Гриппол" препараты белән 3700 кешегә вакцина үткәрелгән инде. Тагын 1700 дозалык препарат кайтарылган. Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Резеда Фәттахова әйтүенчә, привика балаларга, мәктәп укучыларына, студентларга, медицина,...

Кичә салкынайтты, димәк, суык тидерү сезоны җитте. Районда ОРВ белән авыручылар бар икән инде. Ә грипп белән чирләмәс өчен вакытында прививка ясатырга кирәк. Районда "Гриппол" препараты белән 3700 кешегә вакцина үткәрелгән инде. Тагын 1700 дозалык препарат кайтарылган. Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Резеда Фәттахова әйтүенчә, привика балаларга, мәктәп укучыларына, студентларга, медицина, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә, 60 яшьтән узган хроник чирлеләргә бушлай ясала. "Гриппол" өч төрле вируска каршы торырга ярдәм итә, анда иммунитетны ныгытучы матдә бар, авырган очракта да җиңелрәк үтә. Иң мөһиме, үпкә ялкынсынуы, сулыш-йөрәк эшчәнлеге җитенкерәмәве кебек чирләрнең катлаулануы булмаячак. Шуңа да карамастан, эшчеләренә прививка ясату өчен килешүләр төзергә тиешле оешмалар ни өчендер профилактикага әһәмият биреп җиткермиләр әле. Озаклап дәвалануга караганда, чирдән саклануың яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев