Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар “SunnyФЕСТ” креатив чаналар фестивалендә катнашты [+фото]

28 гыйнварда Мамадыш үзәгендә республика күләмендә "sunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале уздырылды. Бәйгенең төп шарты буенча һәр команда креатив чана әзерләп килергә һәм шул чаналарда алар трасса узып, иҗат һәм хезмәт җимешләрен презентацияләргә, аннары чаналарына утырып боз тавыннан төшәргә тиеш иде. Безнең Саба яшьләре командасы тюбинг һәм күпертелгән йөзү бассейнын берләштереп...

28 гыйнварда Мамадыш үзәгендә республика күләмендә "sunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале уздырылды. Бәйгенең төп шарты буенча һәр команда креатив чана әзерләп килергә һәм шул чаналарда алар трасса узып, иҗат һәм хезмәт җимешләрен презентацияләргә, аннары чаналарына утырып боз тавыннан төшәргә тиеш иде. Безнең Саба яшьләре командасы тюбинг һәм күпертелгән йөзү бассейнын берләштереп креатив чана ясаган.

Безнең районның "Sunnybirds" командасы "Халык мәхәббәте призы" номинациясендә җиңү яулап, бүләк-сертификатка ия булды. Шулай ук, әлеге бәйгедә "Үз һөнәренең остасы " республика бәйгесендә җиңү яулаган, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләр дә бүләкләнде. "Иң яхшы терлекче - бозау караучы" номинациясендә "Курсабаш" җәмгыятеннән Айназ Шәйнурова 2 , "Игенче" җәмгыятеннән Марс Вәлиев "Иң яхшы зоотехник" номинациясендә 3 урынны алган иде. "Саба" җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсеннән бозау караучы Алсу Дәүләтова да әлеге конкурста катнашты. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче әлеге яшьләр креатив чаналар фестивалендә махсус эш киемнәре белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев