Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салаватсыз җыр бәйрәме, яки “Болгар радиосы” тылсымлы тамашага чакыра

Күңеленә якын җырларны халык үзе сайлый. “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясендә шулай. Рейтингны бәйсез цифрлы система төзи, җиңүчеләр шулай ачыклана. Хәзер чарага әзерлек эшләре гөрли. Шушы көннәрдә узган матбугат очрашуында оештыручылар быелгы премиянең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Җыр канатландырырга тиеш


Әлеге мәдәни чара быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Концерт ел саен “Пирамида” күңел ачу үзәгендә уза. “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов сүзләренчә, бу залга элек халык куркыбрак йөргән.


“Пирамида”да беренче тапкыр концерт куйганда курыккан идек. Электән үк бу зал пафослы, барлык кешеләр дә үтеп керә алмаслык бина буларак тәкъдим ителде. Халык анда кергәндә дә куркып кергәндер. Әмма җылылык сизелә башлады, − диде ул. Илфар Кәримов лауреатларны сайлап алу ничек баруын да аңлатты. Беренче чиратта, җырчылар “Кайнар хит” нәтиҗәләре буенча сайлап алына. Билгеле бер айның абсолют җиңүчесе автомат рәвештә музыкаль премиянең номинанты була. Димәк, 12 җырчыны шушы телевизон проект аша сайлыйлар. Икенчедән, “Җырлы сәлам” тапшыруына килгән тамашачы сораулары исәпкә алына. Эфирга чыккан радио ди-джейларның, социаль челтәрләрдәге фикерләр, тәкъдимнәр дә кире кагылмый. 


“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе концерты афишаларда кичке алтыда башлана дип язылган. Тик оештыручылар тамашага иртәрәк – 16:30га килергә өнди.


Тамаша ишек төбеннән үк башланачак. Халыкны уникаль шоу көтә. “Пирамида” залына махсус алтын арка аша узачаклар. Ул символик мәгънәгә ия, ягъни арканы могҗиза иленә илтүче юл итеп санарга була, − диде Илфар Кәримов. Хәзерге көндә сценарий язылып беткән һәм кайбер җырчылар биюләр өйрәнү белән мәшгуль икән.


Премиянең шигаре – “Җыр канатландыра”. Тамашаны 3,5 сәгать барыр дип ышандыралар. Концертның сценарий авторы һәм куючы режиссеры Илфак Хафизов җыр бәйрәменең кайбер серләре белән дә бүлеште: сәхнәдә барысы да бер риваятьтән башланачак. “Залда очыш тойгысы туарга тиеш”, − диде ул.


Милли премиянең тагын бер үзенчәлеге – җыр авторларын, продюсер, аранжировка осталарын да бүләкләвендә чагыла. Композитор Эльмир Низамов сүзләренчә, соңгы елларда сәхнәдән җыр авторларын әйтмәү нормага керә башлаган. “Һәр җырны композитор, сүзләр авторы, музыкантлар, аранжировщиклар, продюсердан торган армия тәшкил итә. Без, авторлар – күренмәс фронт сугышчылары. Артист -- ул гел сәхнәдә, аны халык күрә һәм таный. Шәхсән минем өчен халыкның җырны иҗат иткән авторларын да белүе икеләтә, өчләтә кадерле”, − дип билгеләп үтте ул.


Тантанада ел саен катнашучы җырчы Илсөя Бәдретдинова тагын бер кат җырларның халык тарафыннан сайлап алыначагы турында искәртте. Үзе “Түзәрлек булсаң гына” җыры белән чыгыш ясарга хыялланса да, тамашачы фикере башкачарак икән.


– Халык мин һич уйламаган бүтән җырымны сайлады. Бу миңа үземә дә ниндидер нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә. Кайберәүләр радиога ротациягә биргән җыр җиңү яулый дип уйлап, ялгыша. Бу тагын бер кат премиянең гадел булуын раслый, − дигән фикердә Илсөя Бәдретдинова. Җырда гынамы хикмәт: күлмәген дә үзе теләгәнне кия алмаячак икән җырчы ханым.


Премиянең атамасында “милли” сүзе булуы да оештыручыларга шактый тәнкыйть сүзен ишеттергән. Әмма Илфар Кәримов “милли” сүзен премия исеменнән алып атуга каршы булуын белдерде. “Бу сүзнең кулланылуы урынлы, чөнки концерттагы җырлар милли телебездә башкарылачак. “Милли” сүзен югарырак күтәрергә кирәк, яшьләр дә миллилектән оялмасын иде”, − ди ул.

Тамашаны Рөстәм Гайзуллин һәм Илфар Кәримов алып барачагы билгеле. Алар янына өченче алып баручы да чыгачак. Әлеге аның исемен әйтми, сер итеп саклый оештыручылар.


“Алтын йолдыз” кемгә дә кирәк


“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясенә 33 кеше лаек булачак. Номинацияләр арасында “Тамашачы мәхәббәте”, “Иң моңлы җырчы”, “Елның гаилә дуэты”, “Ел җырчысы” кебекләре бар. Премияне тәүге тапкыр алучылар да, аңа алты ел рәттән лаек булучылар да күп. Оештыручылар әйтүенчә, арада иң мөһим булып “Татар эстрадасы легендасы” номинациясе санала. Аңа кем лаек буласын әлегә әйтми торалар. Шулай да алдагы елларда, бәлки, бу исемгә Салават Фәтхетдинов лаек булыр, дип ышандырды оештыручылар.


Җиңүчеләргә “Алтын йолдыз” сынын тапшырачаклар. Дизайнын ТНВ каналының иҗат төркеме уйлап тапкан. Сын мәрмәрдән эшләнелгән, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Ул таштан калкып чыккан үсентене хәтерләтә. Үсенте очларында – алты таҗлы йолдыз. “Алтын йолдыз”ның кемгә эләгүен исә 8 декабрь көнне беләчәкбез.

Фото: tatar-inform.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев