Әлегә бу перспективалы юнәлеш, ә конкрет эшләтеп җибәрү датасы белән расланган проект түгел
РФ Транспорт министрлыгы Max ID ярдәмендә пассажирларны самолетларга һәм поездларга утырту өчен «Макс» мессенджерын кулланырга планлаштыра. Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында ведомство башлыгы Андрей Никитин хәбәр итте.
- «Макс» мессенджерына килгәндә, аны киләчәктә Max ID буенча бу транспорт төрләренә пассажирлар утырту өчен файдаланырга планлаштырабыз. Әмма әлегә бу перспектив юнәлеш, конкрет эшләтеп җибәрү датасы белән расланган проект түгел, - диде министр.
Исегезгә төшерәбез, биометрия буенча поездларга һәм самолетларга утыру пассажирларга мөмкин санала. Апрельдә сервисны Мәскәү — Түбән Новгород, Мәскәү — Кострома һәм Мәскәү — Иваново маршрутлары буенча поездларда эшләтеп җибәрделәр, августта — Түбән Новгород — Киров һәм Түбән Новгород — Иваново юнәлешләрендә. Июньнән россиялеләр Шереметьево һәм Пулковода эксперимент кысаларында биометрия буенча самолетка узарга мөмкин.
Чыганак: «Реальное время»


Нет комментариев