Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдән һәм Саба коммунальчылары урамнарны кардан чистарта

Быел кыш урынын үзеннән соң килүче фасылга бирергә бик теләмәсә дә, табигатьтә инде яз исе сизелә. Димәк, урамнарда, ишек алларында канауларны быел болай да күп яуган кардан арчыр вакыт та җиткән

Бу көннәрдә коммуналь хуҗа лыклар шушы эш белән мәшгуль. Кешеләр су-кар боткасы ермасын, подвалларга су кермәсен өчен халык алардан нәтиҗәле эш көтә. Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесендә шушы максатка ике экскаватор җәлеп ителгән. Әмир Сираҗиев идарә иткән “Хундай” Азино урамында эшли иде. “Шәмәрдән урамнары тар, чистартмасаң, кар сулары җыелып торачак. Алай да тиз генә җир кипми, бакчаларда күпләр бәрәңгене дә июнь аенда гына утырта. Эшкә узган атнада ук керешкән идек. Үзәк урамнарда канаулардан карны алып бетерәбез, су торбасы башларын чистартабыз. Мәшәкатьле эш, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар”,– ди Әмир. Ул төягән карны Ильяз Сабиров “КамАЗ”ы белән Мичәнбаш басуына ташып тора. Көннең беренче яртысында 18 рейс ясаган. «Кичкә кадәр тагын 200-250 метр канау чистартырга була»,– ди Ильяз.

“Амкодор” экскаваторын йөртүче Рәдис Госманов исә шимбә көнне булачак Нәүрүз бәйрәме өчен Җиңү паркының карын көри иде. Предприятие алдынгысы, 23 еллык хезмәт стажы бар. “Быел кар күп. Буран булган көннәрдә иртәнге сәгать 3тә торып эшкә чыгып китәбез. Әле беркөнне генә Мичәнбаш авылы урамын 7 сәгать ачтым. Экскаватор чүмече 3 метрга кадәр күтәрә, алай да карны куярга урын табып булмый”,– ди Рәдис һәм ул арада Рафис Нуруллин “КамАЗ”ына өйдергән карны төйи дә башлый. Аларның ничек эшләгәне Глонасс системасы аша компьютерда да күренеп тора, шуңа күрә бер минут та тик тормаска тырышалар.

Район үзәгендә дә яңа урамнар барлыкка килгәнлек белән кар чыгару техникасына эш күләме арта. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе транспорт хәрәкәтенә уңайлылык тудыру өчен ЮХИДИ белән расланган график нигезендә эшли. 2020 елда урамнардан 24275 кубометр кар чыгарылган. “Иртүк чыгып көрәргә өлгермисең икән, стоянкаларга машина куя башлыйлар. Быел яз иртә килмәде. Әле тагын бер ай ук булмаса да, 15 көнләп кар чистарту техникасына эш табылачак”,– ди “Митсубер” үзтөягечендә эшләүче Рафаэль Исакаев.

Эшләрен ишек алларындагы карны урамга чыгарып түгүчеләр дә арттыра икән. Грейдер чистартып киткәннән соң урам-тротуарларда барлыкка килгән кар өемнәре машиналар һәм җәяүлеләргә йөрергә комачау итә. Узган атнадагы бураннан соң Татарстан һәм Вахитов урамнарында шундый хәл күзәтелгән. “Гөнаһларын” фото-видеога да төшергәннәр. Шулай ук йорт яннарында калдырылган транспорт чаралары да карны чистарту эшендә кыенлык тудыра. Шуңа да һәркемнән хәлне аңлап, коммуналь тармак хезмәтен хөрмәт итүләре сорала. Без киемнәренә “МПП” дип язылган ир-егетләр һәм хатын-кызлар белән гел очрашып торабыз. Карлар эреп беткәч, төзекләндерү-яшелләндерү эшләре башлана. Бордюрлар, баганалар агартасы, газоннар чабасы, язда күбәйгән чүп, көнкүреш калдыклары чыгарасы, урамнардагы тәмәке капларын бөртекләп җыясы. Быел үткәргечләрдә су кату сәбәпле дә, кулланучыларның йомышлары коммуналь хезмәт кәрләргә еш төште. Алар ел әйләнә көнкүрешебезнең бөтен җиренә дә кирәк шул.

Илнур ХӘБИБУЛЛИН, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе начальнигы:

Хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм. Безгә районыбыз халкына уңайлы көнкүреш шартлар тудыруда зур бурыч йөкләнгән. Хезмәтебез халыкка көндәлек кирәк һәм шуны яхшы аңлау бездә зур җаваплылык тәрбияли. Максатыбыз – район үзәген, авылларыбызны һәр яктан төзек һәм чиста итү. Хезмәттәшләремә уңышлар, һөнәри камилләшү, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим".

Нургаян Тимергалиев, Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе начальнигы:

"Хөрмәтле торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре! Барыбызны да һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар тәбриклим. Сезнең иңнәрегездә Шәмәрдәннең нормаль тормышын тәэмин итүдә зур җаваплылык йөге ята. Бүген, күп еллар хезмәт иткән, хәзерге вакытта тәҗрибәле остазлар булган тармак ветераннарына рәхмәт әйтәм һәм ихлас теләкләремне җиткерәм. Бәйрәмебез матур узсын, беркемне дә сәламәтлегеннән аермаслык матур яз һәм җәй айлары килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев