Шимбә, 1 ноябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак
Тиздән - бәйрәм яллары!
Шимбә, 1 ноябрьдә, атнасына биш көн эшләүче хезмәткәрләр өчен эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак, чөнки бу көн бәйрәм алды көне санала. Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Татьяна Подольская шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Ул аңлатканча, бу ял көнен шимбәдән дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерү белән бәйле. Закон нигезендә, бәйрәм алдындагы эш көне бер сәгатькә кыскарак булырга тиеш.
Эксперт сүзләренчә, ноябрь башында россиялеләрне өч көнлек кыска эш атнасы (5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр) көтә. Дүшәмбе, 3 ноябрь - башка көнгә күчерелү сәбәпле, ә сишәмбе, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнен, 6 ноябрь исә Татарстанда ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә ял көне булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rabocii-den-v-subbotu-1-noyabrya-budet-sokrashhen-na-cas-5913356
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев