Коррупциягә - юк!
Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм «Алабуга ППТ "МИЗ куркынычсызлык хезмәте поставщикларның берсеннән «откат» рәвешендә миллион сум ришвәт алган өчен җәмгыять хезмәткәрләренең берсен тоткарлаган.
Сүз «СтройТрест Алабуга» ҖЧҖ белгече Арслан Касыймов турында бара. Аңа карата «ришвәт алу»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
"Безнең компаниянең куркынычсызлык хезмәте хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә эшли. Безнең уртак тырышлыгыбыз хокукка каршы гамәлләрне оператив рәвештә ачыкларга һәм туктатырга мөмкинлек бирә. Без Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендәге хезмәттәшләребезгә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәтле»,-дип белдерделәр «Алабуга»МИЗ матбугат хезмәтендә. (Татаринформ)
Нет комментариев