Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сәйлән» балалар телевизион-музыкаль фестиваленең Гала-концертында Кашапов Илүзәр катнашты

9 нчы ноябрь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Сәйлән» балалар телевизион-музыкаль фестиваленең Гала-концерты узды. Конкурсның төп бурычлары - татар халык, классик, эстрада музыкасының сәләтле башкаручыларын эзләү, ачыклау һәм аларга ярдәм итү, яшь талантларны һәм аларның иҗади потенциалын үстерү өчен уңай шартлар тудыру.

undefined

Бу бәйге чын мәгънәсендә балалар иҗаты бәйрәменә әверелде, ә гала-концерт аның лаеклы тәмамлануы булды. Бер сәхнәдә иң яхшыларның иң яхшылары җыелды бит. Аларның һәркайсы үзенең таланты турында миллионлы аудиториягә белдерү һәм конкурсның 8 финалисты арасына керү өчен озын юл узды.

Финалистлар арасында Саба балалар сәнгать мәктәбенең вокал сыйныфы укучысы Кашапов Илүзәр (укытучысы Дәүлиева Г. Р.) дә бар иде.

Гала-концерт ахырында бүләкләү тантанасы булды. Әйтергә кирәк, катнашучыларның берсе дә бу зур чарадан буш кул белән китмәде. Барысы да «ШАЯН ТВ» телеканалыннан һәм фестиваль партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр алды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев