Татарстан дәүләт автоинспекциясе түләүле трассадагы юл-транспорт һәлакәтеннән соң юл хезмәтләрен тикшерү өчен материаллар әзерли
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Казан-Әлмәт трассасының түләүле участогындагы зур юл-транспорт һәлакәтеннән соң юл хезмәтләренә планнан тыш тикшерү уздыру максатыннан прокуратурага юллау өчен материаллар әзерли. Бу хакта «Татар-информ» га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте 4 гыйнвар иртәсендә Чистай районында булган. Шәле - Баулы юлының 27 нче чакрымында унлап машина, шул исәптән йөк машиналары бәрелешкән. Дүрт кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр бар.
Хәзер республика Дәүләт автоинспекциясе әлеге юлга хезмәт күрсәтүче юл хезмәтләре эшчәнлегенә планнан тыш тикшерү уздыру өчен документлар әзерли. Тикшерү Татарстан Прокуратурасы килештергәннән соң узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев