Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Рәисе стипендияләре 10 мең сумга кадәр арттырылды

Татарстан Рәисе стипендияләре күләме арттырылды. Бу хактагы карарны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Элек түләүләр күләме 7 мең сум тәшкил иткән, ә үзгәрешләр кертелгәннән соң 10 мең сум була.

«Бу карар имзаланган көннән үз көченә керә һәм 2024 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла», диелгән документта.

Татарстан Рәисе стипендияләрен мәктәп укучыларының бөтенроссия, халыкара һәм башка олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары, ике яки аннан да күбрәк фән буенча Бердәм дәүләт имтиханнарыннан 100 балл җыючы, WorldSkills, «Абилимпикс» чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары арасыннан 200 студент ала.

100 стипендия Татарстанда даими яшәүче студентларга, тагын шулкадәр үк башка төбәкләрдән килгән укучыларга каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-raise-stipendiyalare-10-men-sumga-kadar-arttyryldy-5896439

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев