Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан районнары абитуриентлары медицина вузына кергәндә өстенлеккә ия булачак

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы преференцияләре табиблар һәм медицина хезмәткәрләре җитешмәгән районнарның абитуриентларына биреләчәк.

Татарстан районнарыннан килгән абитуриентлар киләсе елдан максатчан юнәлеш буенча республиканың медицина югары уку йортларына кергәндә преференцияләр алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«Без медицина югары уку йортларына кергәндә максатчан урыннарны бүлүгә аерым игътибар бирәбез. Киләсе елдан медицина учреждениеләрендә кадрларга кытлык күзәтелгән муниципаль районнарда абитуриентлар уку йортына кергәндә преференцияләр алачак. Бу нәрсә бирәчәк соң? Югары уку йортын тәмамлаганнан соң яшь белгечләр үз районнарына әйләнеп кайтачак һәм конкрет эш урыны белән тәэмин ителәчәк», - дип искәртте ведомство башлыгы.
 

Фото: архив/Регина Гумарова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев