Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан студентлары ничә сум стипендия ала?

Студент стипендиядән стипендиягә яши, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Банк карточкасына стипендия күчкән көн бер бәйрәмгә әверелә. Күптән кызыгып йөргән әйбереңне сатып алсаң, куанычы тагын да арта төшә. Ә стипендиянең артуын хәбәр итсәләр - икеләтә-өчләтә бәйрәм. Чыннан да, соңгы араларда 2017-2018 уку елына студентларның стипендияләре артачак дигән сүзләр таралды. Исегезгә...

Студент стипендиядән стипендиягә яши, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Банк карточкасына стипендия күчкән көн бер бәйрәмгә әверелә. Күптән кызыгып йөргән әйбереңне сатып алсаң, куанычы тагын да арта төшә. Ә стипендиянең артуын хәбәр итсәләр - икеләтә-өчләтә бәйрәм.


Чыннан да, соңгы араларда 2017-2018 уку елына студентларның стипендияләре артачак дигән сүзләр таралды. Исегезгә төшерәбез: узган уку елында урта һәм югары һөнәри уку йортларында белем алучыларының стипендияләре индексацияләнмәгән иде. Киләсе елда аны 5,9 процентка арттырырга мөмкиннәр.

Тешне кысып яшисе...

2017-2018 елгы уку елында студентларның стипендияләре 5,9 % ка арту ихтималы бар. 2019 елга исә югары белем алучыларның айлык пособиеләре 4,5 % ка артыр, дип ниятлиләр. Бүгенге көндә урта һөнәри белем алучыларның стипендияләре уртача 487 сумны тәшкил итә, ә югары белем алучылар ай саен 1340 сум алып бара.

Бишлегә генә укучылар исә өстәмә стипендия дә ала. Аспирантлар 2637 сум стипендия алса, аларның өстәмә пособиеләре 11 000нән 14 000 сумга кадәр җитә.



КФУ химик факультеты аспиранты Гүзәл Фатыйхова исә 7012 сум стипендия ала. Шуның 500 сумы ай саен тулай торактагы бүлмә өчен түләүгә китсә, транспорт чыгымнарына 1400 сум кирәк.

- Нәтиҗәдә, минем 5 мең сум акча кала. Бөтен вакытымны институтта үткәрәм. Ә өстәмә рәвештә кайдадыр эшләү мөмкинлегем юк. Әгәр дә кафедрада эшләп булса - бик яхшы, ә менә андый шанс булмаса, нишләргә? Гаиләң булмаса, тешне кысып булса да яшәп була. Стипендияне, һичшиксез, күтәрергә кирәк, чөнки яшь галимнәргә ярдәм күрсәтү кирәк. Әле, җитмәсә, үзең теләгән әйбергә акча җыясы да килә, яхшы итеп киенәсе дә, чөнки без - фән вәкилләре, акыл элитасы бит! Менә шәһәрдә яшәгән кеше үзе уйлап карасын, 7012 сумга яшәп буламы? - дип ачына Гүзәл.

Һәрбер вузда стипендияләрнең күләме төрлечә, Мисал өчен, КАИда дәүләт академик стипендиясе 2 мең сум булса, социаль стипендия - 3 мең сум.

- Әлбәттә, айга бер стипендиягә генә яшәп булмавы көн кебек ачык. Чөнки студентларның үзләренә акчаны җиткерү бик авыр. Мин стипендиянең күләме, һичшиксез, артырга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки бөтен нәрсәгә әйбер артып тора бит: транспорт булсынмы ул, азык-төлекме... - ди КАИ студенты Инсаф.

Артырмы, артмасы?

Ләкин әлегә бу шатлыклы хәбәрне Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы расламый да, инкарь да итми.

- Беренче чиратта, барысы да федераль органнарның карарыннан тора. Чөнки безнең республика турыдан-туры аларга бәйле. Әгәр федераль дәрәҗәдә шушы карар кабул ителә икән, минемчә, ул республикада да каралачак. Хәзерге вакытта, киресенчә, ил бюджетын оптимизацияләү бара. Әлегә бу мәсьәлә буенча Дәүләт Думасында фикер генә алышалар, - дип белдерде безгә Татартанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев.



44 мең студенты булган Казан федераль университетында күптөрле стипендияләр бар. Ләкин монда да аның артуы турындагы хәбәрләр аларга - чын мәгънәсендә, яңалык.

- 2017 елда студентларның стипендиясен артуы турындагы хәбәрне без әле ишетмәдек. Рәсми документ та безгә килеп ирешмәде, - дип ассызыклады КФУда хезмәт куючы икътисадчы.

Шунысы да бар: КФУ студенты өстенлекле юнәлештә белем алса, Россия Президентының махсус карары белән 5 яки 7 мең сум өстәмә стипендия алырга мөмкин. Мисал өчен, машина төзелеше юнәлеше шундыйлар рәтенә керә. Хәзерге вакытта Президент стипендиясен - 24, Хөкүмәт стипендиясен 20 кеше ала икән бу вузда. Шунысын да әйтергә кирәк: университетта белем алучыларның 80-90 проценты дәүләт академик стипендиясен ала. Моны исә вуз хезмәткәрләре яшьләрнең тырышыбрак укый башлавы белән аңлата.

КХТИ исә үзен иң күп стипендияләр булган Татарстан вузы, дип саный. "Без исемле стипендияләрне дә, дәүләт стипендияләрен дә шактый күп бирәбез. Казанның башка вузлары белән чагыштырганда, иң күп квота безнең университетка бирелә. Бу исә үз студентларыбызның мәнфәгатьләрен яклаганыбызның дәлиле булып тора", - дип ассызыклый Казан илкүләм технологик тикшеренү университетының (КХТИ) мәгълүмат һәм мониторинг идарәсе башлыгы Владимир Бондарин.

... Яңа ел алдыннан хыяллар чынга аша, диләр. Серле бәйрәмгә озак калмады. Бәлки "Кыш бабай" студентларның хыялын ишетеп, Дәүләт Думасында да стипендияне арттыруны карар кылырлар?..



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев