Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстан хакимияте республикага пилотсыз очкычлар һөҗүмен шәрехләде

БПЛА бәреп төшерелгәннән соң берничә йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Татарстан хакимияте республикага пилотсыз очкычлар һөҗүменә комментарий бирде. Рәсми мәгълүмат ТР Рәисе матбугат хезмәте тарафыннан бастырылды.

"Бүген төнге сәгать 3тән Татарстанга дошманның пилотсыз очкычлары тарафыннан атака ясалды. Хезмәтләрнең җайга салынган эше нәтиҗәсендә өч БПЛА бәреп төшерелде. Корбаннар һәм җимерелүләр юк. Барлык предприятиеләр штат режимында эшли", - диелә хәбәрдә.

11 февраль иртәсендә Татарстан өстендә өч БПЛА юк ителгән, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәтендә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, пилотсыз очкычларның берсе Казанның Залесный торак массивыннан ерак түгел урман полосасы районында юк ителгән. Урында барлык оператив хезмәтләр эшли. Саклык өчен Аксаков урамындагы берничә йортта яшәүчеләрне, шулай ук 147нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм персоналны вакытлыча эвакуацияләделәр.

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев