Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 40 миллион сумга якын акча урлаган банк хезмәткәрен хөкем итәчәкләр

Түбән Камада төбәк банкларының берсендә өлкән белгеч булып эшләгән һәм 40 миллион сумга якын акча үзләштергән хатын-кызны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Хокук саклау органнары ачыклаганча, 2021-2022 елларда хатын-кыз үзенә ышанып тапшырылган 4,4 миллион сумнан артык акча урлаган. Үз эшчәнлеген ул кертемчеләргә акча бирелгәнлеге турындагы ялган документлар ярдәмендә яшергән.

Моннан тыш, сентябрьдә банк хезмәткәре 35 миллион сумнан артык акча урлый һәм эшенә бармый башлый.

Гаепләнүчене сак астына алганнар. Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган. Тиздән аны Түбән Кама шәһәр судында хөкем итәчәкләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-40-million-sumga-yakyn-akca-urlagan-bank-xezmatkaren-xokem-itacaklar-5870813

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев