Татарстанда авылларга эшкә күчкән спорт хезмәткәрләренә түләүне расладылар
Түләү күләме 1 млн сум тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты халык саны 50 меңгә кадәр булган торак пунктларга эшкә күчүче физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләренә бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләре бирү тәртибен раслады. Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Түләү күләме 1 млн сум тәшкил итәчәк. Акчалар югары яки урта һөнәри белемле белгечләргә вакантлы вазыйфалар исемлегенә кертелгән вазыйфалар буенча тулы ставкага эшкә урнашу шарты белән бер мәртәбә биреләчәк.
Вәкаләтле орган итеп Татарстан Республикасы спорт министрлыгы билгеләнде. Ведомство вакантлы вазыйфалар исемлеген раслаячак һәм түләүләр бирү турында карарлар кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев