Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер тәүлектә теркәлгән ковид йоктыручылар саны буенча антирекорд куелды

Яңа ел башыннан бирле республикада коронавирус йоктыруның 4328 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанда бер тәүлектә коронавирусның 412 яңа очрагы теркәлгән. Бу — пандемия башланганнан бирле республикада теркәлгән рекордлы күрсәткеч.

«2022 елның беренче атнасында күзәтелгән артуның дәвам итүен күрәбез. Беренче атнада ул 8 процентка артты, икенче атнада тагын 15 процентка һәм узганында 74,8 проценттан күбрәккә артты», — дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Үсү дәвам итәчәк, авыручылар саны артачак», — дип өстәде спикер. 

Яңа ел башыннан бирле республикада Covid-19 йоктыруның 4328 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, 2022 елның 28 гыйнварына пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 47 030 очрагы рәсми расланган. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев