Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда беренче крематорий 2029 елда ачылачак

Ул «Курган» мемориаль комплексы биләмәсендә төзеләчәк.

  Казанда «Курган» мемориаль комплексы биләмәсендә крематорий төзеләчәк. Ул 2029 ел башында ачылырга тиеш. Төзелеш буенча проект-эзләнү эшләре инде тәмамланган, дип яза РБК, шәһәр мэриясенә сылтама ясап.

  Әлегә шәһәргә иң якын крематорийлар Түбән Новгородта һәм Сарапулда бар. Шулай булгач, бу крематорий Татарстанда беренче булачак. Әмма Казанның ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе мәгълүматлары буенча, шәһәр халкы арасында кремациягә ихтыяҗ артмый. Агымдагы елда хезмәт күрсәтүнең уртача бәясе 23,9 мең сумнан 26,8 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ә мөрәҗәгать итүләр – нибары 1,5-2 процент. Крематорий төзелгәннән соң якынча 9,5 мең кремация үткәрү планлаштырыла. Объект йөз процент йөкләнешкә 2032 елга чыгарга тиеш. Процедураның фаразланган бәясе 19-30 мең сум тәшкил итәчәк.

  Исегезгә төшерәбез, крематорий төзелешенә бюджет 400 миллион сум тәшкил итәчәк. Капитал салулар 8,37 ел эчендә акланыр дип көтелә. Ачылганнан соң 2025 елдан 2039 елга кадәр салым керемнәре 1 миллиард сумнан артып китәргә мөмкин.

Чыганак: «Вечерняя Казань»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев