Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Ягез әле, кызлар!» онлайн акциясе старт ала

Татарстанда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Ягез әле, кызлар!» онлайн акциясендә катнашу өчен гаризалар җыю башланды. Акция 6нчы мартка кадәр дәвам итәчәк.

 

 

Катнашу өчен әни һәм баланың бергәләп пресс ясавын видеога яздырырга кирәк.

Видеога таләпләр:

- видеоны муниципаль районның ВКонтактедагы ГТО сәхифәсенә урнаштырырга (бит ачылырга тиеш);

- видеоролик конкурс шартларының үтәлешен үз эченә алырга һәм гомуми озынлыгы 1 минуттан артмаска тиеш;

- видеороликта ГТО символикасы төшерелгән элементлар булырга тиеш;

- видеоролик монтажланмаган булырга тиеш.

Республика этабында һәр районнан бер видеоролик каралачак.

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнәчәк:

ВКонтакте социаль челтәрендә иң күп лайклар җыйган җиңүче,

Иң күп пресс ясаучы;

Очраклы саннар генераторы ярдәмендә ачыкланган җмңүче.

Җиңүче командалар дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачаклар.

 

Видеолар конкурсны оештыру комитетына электрон почтага җибәрелә odms_saba@mail.ru

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев