Казанның Идел буе район суды 15 кешене җинаятьчел төркем оештырган һәм законсыз банк эшчәнлеге өчен 2,5 дән 5 елга кадәр колониягә хөкем итте.
Хөкем ителүчеләрнең бер өлеше 2 млн сумга кадәр штрафлар белән шартлы сроклар алган, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
2018 елның гыйнварыннан 2020 елның июленә кадәр фигурантлар Казанда 48 фирманы кулланган, шуларның 20се ялган затларга рәсмиләштерелгән. Алар 82 млн сумнан артык акча эшләп, исәп-хисаплар һәм күчерүләр үткәргән. Хөкем ителүчеләрнең милкенә арест салынган, бер автомобиль конфискацияләнгән.
Реальное время
Нет комментариев