Татарстанда яшәүчеләрнең 14,4 проценты -тәмәке тартучылар
Яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләрнең 14,4 проценты -тәмәке тартучылар

Наркодиспансерга мөрәҗәгатьләрнең 40% ы балаларга туры килә, 60% ы – өлкәннәргә.

9 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы халкының 14,4 проценнты никотин куллана. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы Резеда Хаева сөйләде.

"Тәмәке тартучылар саны кими бара. Уртак тырышлык белән, Профилактика һәм дәвалау чараларын уздырып, без бу санны киметербез дип өметләнәм", - дип билгеләде спикер.

Ел саен республикада яшәүче 700дән артык кеше тәмәке тартудан баш тартырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Резеда Хаева сүзләренчә, наркодиспансерга мөрәҗәгатьләрнең 40% ы балаларга туры килә, 60% ы – өлкәннәргә.


Нет комментариев