Татарстанда  кискен җылытачак
Яңалыклар

Татарстанда кискен җылытачак

Татарстанда бу атна ахырында һава торышы сизелерлек җылытачак.


  Татарстанга җылы һава агымы килә. Һава торышы җомга көнне, 13 февральдә үзгәрә башлыячак. Синоптиклар фаразына караганда, температура +1 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җылынудан тыш, республикага көчле көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилләре киләчәк, аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Шулай ук бераз кар явачак. Юлларда бозлавык сакланачак.

Якындагы ике көндә Татарстанда салкын булачак: көндез -9 градус, төнлә -15 градуска кадәр суытачак.

Казань КП


Нет комментариев