Татарстанда уннан артык кеше өшеп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән
Татарстанда 4 февральдә минус 32 градуска кадәр суытты.
Татарстанда 4 февральдә минус 32 градуска кадәр суытты. Уннан артык кеше өшеп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һава торышы буенча киенергә, башлык һәм шарф, бияләй, җылы аяк киеме кияргә кирәклеге турында киңәш итә.
"Өшегән очракта, мөмкин кадәр тизрәк коры һәм җылы эчке киемгә күчәргә кирәк. Зыян күргән өлешләрне уарга, кайнар суда, батарея яки ут янында җылынырга киңәш ителми»,-дип хәбәр итте «Татарстан»ДТРКга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Азат Яхъяев.
Коры суыкның плюсы шунда – табиблар мондый һава торышында вирус эләктерү ихтималы кими, диләр.
«Моннан тыш, салкында бәхет гормоны — серотонин эшләп чыгару арта бара-һәм, димәк, бу стресс белән көрәштә һәм кәефне яхшыртуда ярдәм итә ала», — ди Пирогов университетының Клиник медицина институтының 2 нче номерлы эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы мөдире Елена Резник.
Салкыннар ялларга кадәр торачак - аннары республикада кабат кар явачак. (ВЕСТИ ТАТАРСТАН)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев