Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда уртача хезмәт хакы 30 мең 553 сумга җиткән

Быелның гыйнварыннан апрель аена кадәр Татарстанда хезмәт хакы, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 7,4 процентка артып 30 мең 553 сумга җиткән. Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гаффаров җиткерде. Иң күп акчаны файдалы казылма байлыклар чыгару тармагында эшләүчеләр ала икән. Алар аена,...

Быелның гыйнварыннан апрель аена кадәр Татарстанда хезмәт хакы, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 7,4 процентка артып 30 мең 553 сумга җиткән. Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гаффаров җиткерде.

Иң күп акчаны файдалы казылма байлыклар чыгару тармагында эшләүчеләр ала икән. Алар аена, уртача алганда, 51 мең 417 сум хезмәт хакына ия. Аның, каравы, авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә бу күрсәткеч 16 мең 341 сум гына.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев