Татарстанда халыкның 60%  гриппка каршы прививка ясатырга уйлыйлар
Яңалыклар

Татарстанда халыкның 60% гриппка каршы прививка ясатырга уйлыйлар

2026 елның көзендә Татарстанда халыкның 60% (якынча 2,4 млн кеше) вакцинацияләү планлаштырыла, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.

2026 елның көзендә республикада халыкның 60%  вакциналау планлаштырыла. Бу якынча 2,4 млн кеше. Тиешле карарга Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе рәисе, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева кул куйды, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе.

Куркыныч төркеменә балалар, өлкәннәр, йөкле һәм хроник авырулы кешеләр керә. Вакцинация федераль бюджет хисабына башкарылачак.

 Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә хәвеф-хәтәр төркемнәренә кермәгән хезмәткәрләрнең иммунизациясен эш бирүчеләрнең 75% тан да ким булмаган акчалары исәбенә тәэмин итәргә тәкъдим ителде. Эш бирүчеләр шулай ук эш урыннарына кертү алдыннан температураны контрольдә тотарга һәм инфекция билгеләре булган хезмәткәрләрне читләштерергә тиеш.

Чыганак: «Реальное время»


Нет комментариев