Татарстанның бер районында мәктәп укучысына этләр ташланган
Хәзерге вакытта аның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә
Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә этләр тешләгән тугыз яшьлек кыз авыр хәлдә кала. Табиблар аның тормышы өчен көрәшүен дәвам итә. Бу хакта «Вечерняя Казань»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Бала Республика балалар клиник хастаханәсендә ИВЛ аппараты астында ята. Әлегә алга китеш юк.
Исегезгә төшерәбез, кызны унлап караучысыз эт тешләгән. Аны тукталышта аңсыз хәлдә тапканнар. Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча җинаять эшен тикшерә, докладны Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга тәкъдим итәчәкләр.
Шуннан соң Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов сукбай этләрне тәртипкә китерүне таләп итте. Республика башлыгы ассызыклаганча, эт хуҗасы булырга тиеш, ә йортсыз хайваннар приютларда булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев