Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанның өч районы бөртекле культураларны урып-җыюга кереште

Буа, Спас һәм Алексеевск районнары уҗым бодаен суктыра башлады.

  Культуралар өлгерүгә карап эшләргә массакүләм керешү планлаштырыла, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Узган атнада авыл хуҗалыгы формированиеләрнең ашлык суктыру комплексын кабул итү комиссияләре булды. Ашлык суктыру комбайннарының, автотранспортның, ындыр табакларының һәм туфракны туңга сөрү агрегатларының әзерлеге кабул ителде», – диелә хәбәрдә.

Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Теләче, Тукай һәм Тәтеш районнарында авыл хуҗалыгы техникасының югары әзерлеге күзәтелгән.

Быел Татарстанда бөртеклеләр 1,2 миллионнан артык гектарда чәчелгән. Хәзер уҗым рапсы өлгерү стадиясендә, ул 16 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Республикада барлыгы 38 элеватор исәпләнә, алар берьюлы 2,4 млн тонна ашлык саклый ала.

Кызыклы яңалыкларны күзә

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-oc-raiony-bortekle-kulturalarny-uryp-yyuga-kereste-5907673

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев