Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә әбүнәчеләр өчен оештырылган реклама акциясенә йомгак ясадылар

Реклама чарасы «Язылган өчен санаторийга юллама, кар көрәү техникасы, телевизор һәм башка призлар» дип аталган иде. Татарстанның төрле районнарыннан 16 кеше җиңүче булды.

«Без бу конкурсны ун елдан артык уздырабыз. Укучыларның да, катнашучыларның да саны кимемәве безнең өчен зур сөенеч, — дип белдерде „Татмедиа“ акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.

Акциядә катнашу өчен, 2022 елның беренче яртыеллыгы өчен «Татмедиа» җәмгыятендә чыгарылган бер газета һәм бер журналга язылып, квитанция күчермәләрен җибәрергә кирәк иде.

Төп приз — шифаханәгә ике кешелек юллама Саба районыннан Фәттаховлар гаиләсенә бирелде. Призлар арасында шулай ук кар көрәү техникасы, телевизор, смартфон, робот-тузансуырткыч, электр белән эшли торган иттарткыч, кул инструменты җыелмасы һәм утюг бар иде. Акциянең гомуми приз фонды 179 мең сумны тәшкил иткән.

«Без үз тарихыбызны беләбез, язу аркасында укый, күрә, тыңлый башладык, — ди "Шифалы Су–Ижминводы“ шифаханәсенең директоры Сәлим Хәбибуллин. — Вакытлы маҗбугат чаралары хәзер күп, мәгълүмат агымы зур. Әмма кәгазьдәге басмаларны берни дә алыштыра алмый. Замандашларыбызның күбесе бар дөнья, бөтен мәгълүмат телефонда дип уйлый, бу алай түгел. Юкка гына: „Каләм белән язганны балта белән юналмассың“, — димиләр. Безнең төп бурыч — кеше булып калу. Бу эштә безгә игелек, яктылык һәм мәңгелек турында язучы газета-журналлар ярдәм итә ала».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев