Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимершык әбиләрен “Мизгел” берләштерде

Белгәнебезчә, быел зур вакыйгалар – Бөек Җиңүнең -75, Татарстаныбызның- 100, Сабабызның- 90 еллык юбилейлары көтелә. Шул уңайдан авыл җирлекләрендә өлкәннәр арасында 5 зонада “Балкыш” фестивальләре узды. Һәрбер зонадан  иң яхшы концерт номерлары сайланып, район турына үттеләр

 Әлеге чыгышлар  район мәдәният йортында үткәрелгән концертта да күрсәтелде. Әлеге тамаша искиткеч күңелле, бай программалы булды. Олы яшьтә булуларына карамастан, аерым җырчылар, нәфис сүз осталары, фольклор коллективлары бик тырышып әзерләнеп килгәннәр иде. Бигрәк тә Шәмәрдәннәрнең шигъри сәхнә әсәрен, Кибә­челәрнең “Гөләндәм” шигырен, Явлаштауның фольклор ансамбле башкаруындагы “Кондырак болыннары”н, Шытсу гармунчылары һәм башкаларның чыгышларыннан соң зал алкышларга күмелде, күңелләр тулды. Безнең Тимершык авылы “Мизгел” ансамбле чыгышын да тамашачы җылы кабул итте.

 Ансамбльнең оешу тарихы кызык кына һәм кинәт булды. Моннан өч ел элек кыш көне авылда урам концертлары башланды. Тау башы, Түбән оч урамнары гөрләтеп концерт куйдылар. Мәдәният йортында басып торырлык та урын юк, хәзер безнең урамга чират. Бирешәсе килми, өлкәннәр ун кеше берләштек тә, сәхнәгә чыктык. Җырладык та, “чабата” биюен дә өйрәндек, яшьләр белән бергә, беренче тапкыр чыгуга карамастан, сәхнәне дер селкеттек. Казаннан килгән артистларга да ул вакытта җыелган кадәр кеше килгәне юк иде. Шуннан китте инде. Үзебезнең составка тагын дүрт кешене өстәп, 14 булдык. Бәйрәмнәрдә, конкурсларда, спорт ярышларында, каз өмәләрендә, Сабантуенда шушы әбиләр гөр киләбез.

 Район мәдәният йорты ансамблебезне алъяпкыч, яулыклар, ә авылыбыз эшмәкәрләре күлмәк белән тәэмин итте. Безне бер коллектив итеп туп­лауда клуб мөдиребез Венера, сәнгать җитәкчесе Алсу, китапханәчебез Фәнзияләр күп көч куялар. Чөнки арабызда электән үк җырлап йөрүчеләр 2-3 кенә кеше. Шулай ук үзебезнең баянчыбыз Шамил Кадейкин бар. Ул һәрберебезнең көеннән торып, чакырган җиргә берсүзсез барырга тырыша. Безнең Тимершык әбиләре кышкы озын кичләрне шулай күңелле итеп, үзебезгә картаерга ирек куймыйча үткәрергә тырышабыз. Алга таба да сау-сәламәт булып яшәргә язсын дигән теләктә калабыз. Аллаһ насыйп итсә, Кукмарада узачак  “Балкыш” фестивалендә дә сынатмаска исәп.

Сәрия Хаҗиева.

Тимершык авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев