Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хезмәт базарында нинди белгечлекләргә ихтыяҗ зур булуын әйттеләр

Хәзерге вакытта Татарстанның хезмәт базарында 3,6 меңнән артык эшсез теркәлгән.

Мондый статуста исәптә торуның уртача вакыты 3,3 ай тәшкил итә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Вакансияләр структурасында эшче белгечлекләре өстенлек итә-79% һәм тагын хезмәткәрләр өчен вакансияләр 21% тәшкил итә. Эшкәртү производстволарында белгечләр – аппаратчылар, инженерлар, станочниклар, станок операторлары, слесарьлар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, токарьлар, көйләүчеләр, фрезерлаучылар, электромонтерлар, тегүчеләр аеруча кирәк»,– дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Төзелештә инженерлар, изолировщиклар, арматурщиклар, бетончылар, монтажчылар, ташчылар, комплектлаучылар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар кирәк. Транспортта автомобиль йөртүчеләр һәм электриклар җитми. Фәнни-техник өлкәдә инженерларга ихтыяҗ зур. Сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтүдә-табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, социаль хезмәткәрләр, санитарлар, нянялар, массажистлар. Мәгариф өлкәсендә педагоглар, укытучылар, тәрбиячеләр, пешекчеләр кирәк. Шулай ук кунакханәләрдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә пешекчеләр һәм кухня хезмәткәрләре кирәк.

ТАТАР ИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев