Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Транснефть – Прикамье» АҖ командасы «Безнең вакыт – Безнен заман» конкурсының суперфиналына үтте

Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йортында «Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестиваленең икенче зона этабы тәмамланды. Ел саен уздырыла торган чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның турыдан-туры ярдәме белән уза. Максат инженер-техник кадрларның яңа буынын формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру.

Масштаблы проектның суперфиналына чыгу хокукы өчен «Транснефть – Прикамье» АҖ хезмәткәрләре республиканың 250 предприятие һәм оешма яшьләре вәкилләре белән беррәттән көрәште. «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә үз сәләтләрен слесарьлар, инженерлар, дефектоскопистлар, диспетчерлар, икътисадчылар һәм предприятиенең башка һөнәр вәкилләре күрсәтте.

Предприятие хезмәткәрләре башкарган «Татар вальсы» һәм «80нче еллар стилендәге Бию» хореографик номерлары, Таисия Исаева укыган СВО турындагы шигыре һәм И.Ильф һәм Е. Петровның Денис Детистов башкаруындагы «12 урындык» романыннан өзек жюри әгъзаларының югары бәясен алды. Икенче зона этабы нәтиҗәләре буенча «Транснефть – Прикамье» АҖ командасы дүрт номинациядә призлы урыннар яулый һәм гомумкоманда зачетында өченче нәтиҗә күрсәтә.

Предприятие җыелма командасын ноябрьдә Казанда суперфинал көтә, анда элек тәкъдим ителгән номерлардан тыш, «предприятие визиткасы-презентациясе»дә күрсәтеләчәк. Чараның йомгаклау өлешендә аның катнашучылары фестивальнең гран-прие һәм ТР Рәисе Кубогы өчен ярышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев