Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төркия мәчетләрендә кырым татарлары сөргене искә алынды

Кырым татарлары җәмгыяте тарафыннан Төркия дин эшләре министрлыгы белән килешеп оештырылган чарада шәһитләр рухына дога кылынды. Төркиянең бөтен мәчетләрендә кырым татарларының 1944 елгы сөргене искә алынды. Җомга намазы вәгазьләреннән соң, 1944 елның 18 маенда Иосиф Сталинның боерыгы белән туган җирләреннән куылган вакытта ачлыкка, сусызлыкка һәм төрле кимсетүләр, җафалауларга түзә алмый...

Кырым татарлары җәмгыяте тарафыннан Төркия дин эшләре министрлыгы белән килешеп оештырылган чарада шәһитләр рухына дога кылынды.

Төркиянең бөтен мәчетләрендә кырым татарларының 1944 елгы сөргене искә алынды. Җомга намазы вәгазьләреннән соң, 1944 елның 18 маенда Иосиф Сталинның боерыгы белән туган җирләреннән куылган вакытта ачлыкка, сусызлыкка һәм төрле кимсетүләр, җафалауларга түзә алмый үлгәннәр рухына дога кылынды, шулай ук кырым татарларының бүгенге проблемалары да телгә алынды.

Бъген сөргенгә 71 ел тулу уңаеннан, Истанбул, Эскишәһир, Әнкарә калаларында һәм Варшава, Берлин кебек чит илләрдә "Йөрәгеңдә учак кабыз" дип исемләнгән махсус чара уздырылачак. 16 майда исә Румыниянең Демократик татарлар берлеге, кырым татарларының депортациясен искә алып, Константа шәһәре буенча урамда йөреш оештырылды.

Рушания Алтай

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев