Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Минем сүзем әнә шундый абруйлы укытучыларның берсе - Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Нурия Михайлова турында. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң. Үсмер...

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Минем сүзем әнә шундый абруйлы укытучыларның берсе - Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Нурия Михайлова турында. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Үсмер кыз мәктәптә укы­ган вакытта үзе өчен нык­лы карарга килгән: мин укытучы булачакмын. Шушы карары аны Казан дәүләт педагогия институтына китерә. Укытучыга балалар укытуга 20 яшеннән керешергә туры килгән, авырлыклар берсе артыннан берсе туа, ләкин яшь кыз кыенлыклар алдында каушап калмый, куелган максатына кыю атлый. Менә өч дистә елга якын ул бар көчен үз укучыларына багышлый. Һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, эчкерсез һәм тыйнак кеше. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, җавап бирә, аңлап хәлеңә керә, ярдәм итәргә әзер торуы күңелдә өмет чаткылары уята. Чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда укытучы һөнәре җиңел түгел. Шуңа да карамастан, Нурия Әл­хамовнаның карары ныклы: "Үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә кил­сәң, балаларның зур ыша­ныч белән сиңа тө­бәлгән карашларын күр­сәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала", - ди ул.

Нурия Михайлова һәр­чак үсештә. Аның зур тәҗрибәсе өстенә, тирән кызыксыну һәм эзләнүләр алып ба­­ру сыйфаты да бар. Укучыларының фән­ни хезмәтләре районда гына түгел, республика күләмендә дә югары бәя­ләнә, шәкертләре конкурсларда призлы урыннар яулыйлар. Һәм, билгеле, шундый укытучыбыз барлыгы белән без чиксез горурланабыз.

Нурия Әлхамовна сый­ныф җитәкчесе дә. Быел аның укучылары XI сыйныфны тәмамлый. Ме­нә тагын укучылары белән саубуллашыр вакыт җитеп килә. "Аларга карыйм да моңсулана башлыйм. Балаларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам", - дип моңсуланып та ала укытучы.

Аның укучылары ара­сын­да төрле һөнәр ияләре бар. Һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, ди­мәк, укытучының тырышлыгы бушка китмәгән. Уку­чы­ларының уңышлары - ул мө­галлимнең күп еллык хезмәте җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавына һич үкенми ул. Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Аның хезмәте, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, район мәгариф идарәсе күп төрле мактау грамоталары белән бәяләнде.

Нурия Әлхәмовна гаи­лә­сендә ныклы терәк тә. Балаларының яраткан әниләре, оныгы өчен сөйкемле, назлы дәү әни. Тормыш иптәше Николайны югалту ачысын кичерсә дә, үзендә ныклы ихтыяр көче табып, яшәү ямен югалтмаган олы шәхес. Тормыш авыр­лыкларын ул тырыш хезмәте белән җиңә алды. Аның хезмәте - мәңге картаймас бәхет чыганагы.

Миңсылу Миңнеханова,

Тимершык урта мәктәбенең профсоюз комитеты рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев