Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Wikipedia"га татарча текст язып 20 мең сум отарга мөмкин

Текстларның ана телендә язылуы, 150 сүздән дә ким булмавы һәм авторлык хокуклары саклану шарт.

"Wikipedia" чыганагында татарча текст урнаштырып, 20 мең сум акча отарга мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә. 

 

"Tatar 4.0" конкурсы "Мин татарча сөйләшәм" акциясе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан үткәрелә. 

 

Бәйгедә "Татарстанның кунакчыл урыннары", "Танылган татар сәясәтчеләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре", "Татарстан һәм татар халкы тарихы" номинацияләрендә катнашырга мөмкин. 

 

Текстларның ана телендә язылган булу, 150 сүздән дә ким булмавы һәм авторлык хокуклары саклану шарт. 

 

Һәр номинациядә җиңүчегә 20 мең сум күләмендә бүләк каралган. 

 

Бәйге 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

Фото: https://pixabay.com | geralt

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев