Якын киләчәктә яман шешне җиңеп булачак (КИҢӘШЛӘР)
Татарстанда онкология хезмәтенең эшли башлавына 70 ел. Шул уңайдан "Корстон" сәүдә үзәгендә "Яман шешне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе" темасына конференция узды. Әлеге чарага төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән галимнәр, табиблар онкологик авыруларны кисәтү, әлеге өлкәдә мөһим мәсьәләләр хакында сөйләште. Бүген Татарстанда яшәүче һәр 43 нче кеше яман шеш авыруы...
Татарстанда онкология хезмәтенең эшли башлавына 70 ел. Шул уңайдан "Корстон" сәүдә үзәгендә "Яман шешне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе" темасына конференция узды. Әлеге чарага төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән галимнәр, табиблар онкологик авыруларны кисәтү, әлеге өлкәдә мөһим мәсьәләләр хакында сөйләште.
Бүген Татарстанда яшәүче һәр 43 нче кеше яман шеш авыруы белән онкодиспансерда исәптә тора. Бу 91 меңнән артык авыру кеше дигән сүз. Әле кайчан гына бу авыру дәвалап булмаслык чир булып тоелса, ул диагнозның исемен әйтергә дә шүрләсәләр, хәзерге заманча медицина авыруны җиңүнең төрле юлларын эзли. Югары технологияле җайланмалар авыруның беренчел билгеләрен ачыклап, пациентларны вакытында дәваларга, терелтергә ярдәм итә. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев: "Бөтен дөньяда рак белән авыру очраклары XXI гасыр башында теркәлә. Яман шешене дәвалауда бөтен дөнья галимнәре тырышлык куя. Якын киләчәктә бу чирне җиңеп булыр дип ышанам", - ди.
---
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев