Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Язгы каникуллар хәвефсен үтсен

Дүшәмбедән мәктәп укучыларының язгы каникулы башлана. Шушы уңайдан 17 марттан Татарстанда "Язгы каникуллар!" операциясе старт алды.

Исеменнән үк күренгәнчә, аның барышында балаларның юлда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар биреләчәк. 2021 елның 2 аенда республикада балалар катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 бала һәлак булды, 63 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Мисалга, 24 гыйнварда Тукай районында «Дэу Нексия» автомобилен йөртүче хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламыйча каршы полосага чыга һәм “Лада Гранта”га бәрелә. Нәтиҗәдә авариядә гаепле булмаган машинадагы 4 айлык бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлә. ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга чакыра. Транспорт йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен, аеруча тизлек режимын төгәл үтәргә, ә уку йортлары, транспорт тукталышлары, сәүдә-күңел ачу комплекслары яныннан узганда бик сак булырга тиешләр. Чара 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев