Яңалыклар
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәлакәтнең шаһитларын эзли (+фото)
Казанның Дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәтенең шаһиты булган кешеләрне эзли.
Сүз 8 майда 23:10 сәгатьтә "Корстон" комплексыннан ерак түгел урында булган һәлакәт турында бара. К.Маркс урамы буйлап баручы "Субару Импреза" автомобиле Н.Ершов урамындагы 1 нче йорт каршында "Фольксваген Поло" машинасы белән бәрелешә. Һәлакәт аркасында соңгысының йөртүчесе вафат була. Ә "Субару"дагы пассажир белән йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре ала.
Казанның ЮХИДИ идарәсе, һәлакәтнең шаһиты булучыларның элемтәгә керүен сорый. Телефон: 533-38-47.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев